Агымдагы ел ахырына кадәр Казанның «Салават күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеп бетәчәк. Бу ике бассейны, ике спорт-залы, зур спорт мәйданчыгы, хоккей тартмасы һәм яңача җиһазландырылган уку кабинетлары булган заманча мәгариф учреждениесе булачак.
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча өч катлы мәктәп бинасы узган елның көзендә төзелә башлады, подрядчы оешма – «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Хәзерге вакытта объектта төзелешнең соңгы этаплары – штукатурлау эшләре, стяжка урнаштыру, плитәләр салу, бизәкләү һәм буяу эшләре башкарыла. «Ак таш» компаниясенең баш инженеры Равил Әхмәтвәлиев сүзләренә караганда, төзелеш 70%-ка башкарылган.
«Бүгенге көндә түбәне монтажлау буенча эшләр тәмам, фасадны төзекләндерү эшләре тәмамланган диярлек, барлык тышкы челтәрләр: җылылык, канализация, су белән тәэмин итү челтәрләре сузылган, – дип хәбәр итте Р.Әхмәтвәлиев. – Тәрәзәләрне ясап бетерәсе, сыйныф ишекләренең һәм янгынга каршы чыгу юлларының фрамугаларын урнаштырасы, янәшәдәге территорияне төзекләндерәсе кала». Хәзергә объектта 250-гә якын төзүче һәм 13 берәмлек техника эшли, дип өстәде баш инженер. Мәктәп төзелешен агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Булачак мәгариф учреждениесенең дизайн-проекты белән шәһәр башлыгын «Татинвестгражданпроект» дизайны бүлеге башлыгы Дарья Иванова таныштырды. Бу мондый типтагы проект буенча төзелә торган Казанның тугызынчы мәктәбе булуга карамастан, һәр белем бирү учреждениесендә иҗади команда үз үзенчәлеген тудыра, дип билгеләде ул. Әлеге мәктәпнең 500 урынга исәпләнгән актлар залында тамашачылар өчен җыела торган кәнәфиләр урнаштырырга тәкъдим ителә. «Бу балаларга репетицияләр өчен, яңа ел бәйрәмнәре һәм башка чаралар оештырганда өстәмә мәйданчык була алачак, – дип аңлатты Д.Иванова. – Урындыклар бер-берсе өстенә куеп җыела, аларны башкалар ярдәменнән башка балалар, укытучылар үзләре дә күчерә алачак». Мондый идея Алабуга мәктәпләрендә тормышка ашырылган иде, дип өстәде дизайнер.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы мәгариф учреждениеләре төзелеше темплары буенча Россиянең күп кенә эре шәһәрләрен узып китте – 5 ел эчендә шәһәрдә 13 мәктәп төзелде. Быел Казанда тагын ике мәктәп – Бичурин урамында 800 урынга исәпләнгән өстәмә корпус белән Бондаренко урамында 1224 урынга исәпләнгән «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы, шулай ук Н.Җиһанов урамындагы яңа 187-нче номерлы лицей файдалануга тапшырылды. «Салават күпере»ннән тыш, яңа мәктәп «Арт-сити» торак комплексында да төзелә – аның буенча эшләрне киләсе елның июнендә тәмамлау планлаштырыла.