Рөстәм Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды дәүләт корпорациясе башлыгы Константин Цицин белән очрашты

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.

Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау барышы, гомумән төзелеш тармагының агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Константин Цицинга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мөмкинлекләрен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International