Чаллыда «ЭкоОсень» фестивалендә калдыкларны аерым җыю буенча мастер-класс үткәрелде

2020 елның 19 сентябре, шимбә

«Гринта» төбәк операторы «ЭкоРассвет» хәрәкәтенә кушылды һәм 19 сентябрьдә Бөтендөнья чисталык көнендә Автоградта узган «ЭкоОсень» интерактив фестивалендә катнашты. Чара кунакларын концерт программасы, балалар һәм яшүсмерләр өчен танып-белү уеннары, калдыкларны аерым җыю һәм эко-товарлар ясау буенча мастер-класслар көтте. Моннан тыш, макулатура кабул итү, китап әйләнеше һәм хәйрия ярминкәсе оештырылды. «Гринта» фестивальнең актив кунакларын истәлекле бүләкләр һәм Татарстан табигате турында уникаль китаплар белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International