Хөкүмәт Ерак Төньяктан күчүче гражданнар өчен торак сертификатларын бирүне тизләтәчәк

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бюджет акчаларын бүлү методикасына үзгәрешләр кертелде. Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән җирләрдән күчеп килүче гражданнар торак сатып алу өчен кыска вакыт эчендә социаль түләүләр ала алачак. Кайбер норматив актларга үзгәрешләр кертү турындагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Хәзер торак сертификатларына бүлеп бирелгән федераль акчалар төбәкләр арасында хөкүмәт күрсәтмәләре ярдәмендә бүленәчәк. Ягъни, әгәр бер субъектта экономия барлыкка килсә, акчаны тиз арада мохтаҗ регионга күчерәчәкләр. Элегрәк бу процесс бюджет турындагы закон белән генә көйләнгән иде, бу процессны шактый акрынайтты. Тагын бер үзгәреш Ерак Төньяктан китүче инвалидларга кагыла. Торак сертификатларын алу өчен аларга бүтән инвалидлык турында белешмә бирергә туры килмәячәк. Вәкаләтле органнар әлеге мәгълүматларны «Инвалидларның федераль реестры» дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә алачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2020 елда торак сертификатлары ярдәмендә 24 гаилә яшәү шартларын яхшыртачак. Сертификатларны Ерак Төньяк районнарыннан күчеп килгән гражданнар, чернобыльчеләр һәм күченеп китәргә мәҗбүр булганнар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International