Казансу елгасының уң ярын төзекләндерү белән Франциянең иң яхшы ландшафт архитекторларының берсе Мишель Пена шөгыльләнәчәк. Архитектор Казансуны төзекләндерү белән генә чикләнмичә, «Казан» гаилә үзәге проектын эшләү белән дә шөгыльләнәчәк (проект ел ахырына кадәр әзер булырга тиеш). Мишель Пенаның проектлары матур һәм экологик яктан гына түгел - алар әйләнә-тирә мохитне мәдәни тулыландыруга, халыкның шәһәр пейзажы белән эмоциональ бәйләнешләрен көчәйтүгә өлеш кертәләр. Мәсәлән, Парижда Мишель Пена Монпарнас вокзалы түбәсендә «Атлантик бакча» паркын төзеде, ул Франциядә экоинженерияле беренче ландшафтлы «яшел» түбәсе була. Рәссәйдә Мишель Пена Мәскәүдә ВДНХ ландшафт паркы концепциясе өстендә эшләде. Бу 2018 елда ачылган иҗтимагый киңлек биш табигый зонага бүленгән, анда гадәти булмаган ландшафтлы аттракционнар булдырылган. Әйтик, акватик бакча, анда понтоннар буенча йөрергә була, алар арасында экзотик су үсемлекләре чәчәк ата. Икенче мисал - шахмат тактасы формасында яшел лабиринт, аның диварлары төрле токымдагы агачлардан һәм куаклардан тере койма формалаштыра.