Михаил Мишустин: без ташламалы ипотека программасын 2021 елның 1 июленә кадәр озайтабыз

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Рәссәй Хөкүмәте ташламалы ипотека кредиты программасын дәвам итәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты утырышында Рәссәй премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. «Бүген Хөкүмәт утырышының көн тәртибендә миллионлаган кешегә кагыла торган мәсьәлә. Без 6,5% ставкасы белән ташламалы ипотека программасын 2021 елның 1 июленә кадәр озайтабыз. Башта ул 1 ноябрьгә кадәр исәпләнгән иде һәм үзен яхшы яктан күрсәтте. Күп гаиләләр бу программадан файдаландылар. Ул төзелеш тармагына да ярдәм итте», - дип билгеләп үтте Министрлар Кабинеты башлыгы. Исегезгә төшерәбез, узган атнада Рәссәй Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән узган киңәшмәдә ташламалы ставканы 2021 елның 1 июленә кадәр саклап калу инициативасы белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International