Ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыру барышында 670 млрд. сумлык 230 меңнән артык кредит бирелгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте киңәшмәсендә вице-премьер Марат Хөснуллин хәбәр итте. РФ вице-премьеры сүзләренә караганда, хәзер ташламалы ипотека программасына яңа төзелешләр өчен барлык кредитларның 90%тан артыгы туры килә. «Без аның кирәклеген күрәбез, ул гаиләләргә бик кирәк. Программаны тормышка ашыру барышында 670 млрд. сумлык 230 меңнән артык кредит бирелгән. Сентябрь ташламалы ипотека программасы өчен рекордлы ай булды – 60 меңгә якын кредит бирелде. Гомумән алганда, халык беренчел взнос рәвешендә 100 млрд сумнан артык акчаны китерде. Программаны озайту ел ахырына кадәр тагын 152 мең гаилә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, һәм тагын 300 млрд сум акча ил икътисадына киләчәк, без шуны көтәбез. 1 июльгә кадәр, безнең фаразлар буенча, ипотеканы озайту 600 мең гаиләгә үзләренең торак шартларын 1 трлн 850 млрд сумга яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Марат Хөснуллин. Исегезгә төшерәбез, бүген РФ премьер-министры Михаил Мишустин рәислегендә видеоконференция режимында Рәссәй Хөкүмәте утырышы узды.