Әзер торак урынына компенсация алган алданган өлешчеләр, суд инстанцияләренә мөрәҗәгать итмичә генә, ана капиталы акчаларын кабат куллана алачаклар. Хәзер бу норма Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган карар белән беркетелгән. Сүз ана капиталын яңа торакка керткән, әмма төзүче банкротлыгы аркасында, фатир урынына компенсация алган гражданнар турында бара. Элек мондый хәлләрдә өлешчеләр, ана капиталы акчаларын кире алгач, аларны Рәссәй Пенсия фондына (РПФ) кайтарырга мәҗбүр булган. Бу акчаларны кабат файдалану хокукын алар судка мөрәҗәгать итеп кенә алдылар. Гадәттә, карарлар гражданнар файдасына кабул ителде, әмма бу вакыт таләп итте. Хәзер ана капиталы акчаларын РПФна өлешчеләрнең хокукларын яклау фондына кайтарачак, ә гражданнарның аларны кабат куллану хокукы автомат рәвештә барлыкка киләчәк.