ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУның яңа директоры итеп элек «Татлизинг» ДУП җитәкләгән Нияз Ситдыйков билгеләнде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Нияз Ситдыйковны билгеләү турындагы тиешле боерыкка кул куйды. Алексей Фролов сүзләренә караганда, яңа җитәкче алдында мөһим бурычлар тора, аларны хәл итү республика программаларын һәм инвестицион проектларны алга таба уңышлы тормышка ашыруны дәвам итәргә ярдәм итәчәк. Нияз Ситдыйков Татарстан Төзелеш министрлыгы җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International