ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын эшләде һәм ТР Дәүләт Советына кертте. Документ нигезендә РФ Шәһәр төзелеше кодексының кабул ителгән нормалары нигезендә территориаль планлаштыруның расланган документларына үзгәрешләр проектларына үтемлелекне тәэмин итү сроклары тәгаенләнә. Күрсәтелгән максатларда «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында»2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 5, 7, 10 мәкаләләренә өстәмәләр кертү карала. Элегрәк территориаль планлаштыру документларының барлык төрләре өчен расланганчы өч айдан да ким булмаган вакыт эчендә урнаштыру зарур иде, хәзер гамәлдәгеләргә үзгәрешләр кертү өчен бер айга кадәр кими, ә калганнары өчен элекке вакыт кала. Моннан тыш, РФ Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, Рәссәй субъектлары законнары белән җирлекләрнең һәм шәһәр округларының генераль планнарын карап тоту үзенчәлекләре билгеләнергә мөмкин. Шулай ук, җирлекнең, шәһәр округының Генераль планы белән функциональ зоналар билгеләнмәгән территорияләр каралырга мөмкин. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, әлеге законны кабул итү республика бюджетыннан чыгымнар таләп итми. Исегезгә төшерәбез, бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының уналтынчы утырышы узды.