Хөкүмәт яшь гаиләләр өчен торак сатып алуга социаль түләүләрне рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерде

2020 елның 30 октябре, җомга

Барлык документларны электрон формада тапшырырга мөмкин булачак. Яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләр рәсмиләштерү җиңелрәк булачак. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Хәзер дәүләт ярдәме алу өчен кирәкле барлык документларны шәхсән генә түгел, дистанцион рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы ярдәмендә дә тапшырырга мөмкин булачак. Документларда электрон формада бер гаилә әгъзасының гади электрон култамгасы торырга тиеш. Торак сатып алуга яки төзүгә социаль түләүләр ир белән хатынның һәркайсына 35 яшь тулмаган гаиләләргә бирелә. Балалар булу мәҗбүри түгел. Моннан тыш, бер яки берничә бала тәрбияләүче 35 яшькә кадәрге ялгыз ата-ана дәүләт ярдәмен алырга мөмкин. Төп критерий-гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш. Түләү күләме торак бәясенең 30-35% тәшкил итә. Шул ук вакытта калдыгын капларга яки кредитны түләргә мөмкинлек бирә торган керемнәрне расларга кирәк.  Акчаны йорт яки яңа төзелгән йортта фатир алуга, үз торакларын төзүгә, шулай ук беренчел взнос яки ипотека түләүгә тотарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International