Хөкүмәт «Авыл ипотекасы» программасы шартларын киңәйтте

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин авыл җирендә торак сатып алу яки төзү өчен ташламалы ипотека программасы шартларында үзгәрешләр турында карар имзалады. «Авыл ипотекасы» программасы быелдан эшли башлады. Аның ярдәме белән гражданнар җир участогы сатып алуга һәм анда торак төзүгә, яңа төзелештә фатир, әзер шәхси йорт салып алуга, шулай ук инде булган участокта торак төзүгә еллык 0,1дән 3%ка кадәр ташламалы ставка астында кредит рәсмиләштерә алалар. Беренчел взнос - 10%. Максималь срок - 25 ел. Ипотека гамәлләре авыл җирендә һәм 30 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә җиргә яки торакка кагыла. Программаның яңартылган шартларында ана капиталы акчаларын беренчел кертем өчен куллану хокукы барлыкка килде. Элек мондый тыю юк иде, әмма банклар, хокукый актта әлеге норманың булмавына сылтап, заемчыга баш тарта ала иде. «Авыл ипотекасы» халык арасында зур популярлык казана. Программа старт алганнан бирле 320,5 млрд сумлык 148,6 мең гариза бирелгән һәм 53 млрд сумлык 27,1 мең кредит бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International