Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2021 елда капиталь ремонтның барлык программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итү турында карар кабул ителде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Агымдагы елда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча 26 программа тормышка ашырыла. Әйтик, «мәгариф» линиясе буенча 2020 елда ресурс үзәкләренең 17 бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 12 объектта ремонт тәмамланган. Биш объектта эшләр дәвам итә. 6 ел эчендә Татарстанда әлеге программа буенча 65 учреждение ремонтланды. Шулай ук бу юнәлештә мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы да тормышка ашырыла. 2020 елда 172 объектны ремонтлау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 36 гомуми белем бирү мәктәбендә, 3 махсус (кадет) мәктәптә, 44 функциональ зонада һәм 83 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ремонт тәмамланган. 6 объектта эшләр бара. 8 ел эчендә әлеге программа буенча 1 313 мәгариф учреждениесе ремонтланды, шулардан 749 муниципаль, 65 коррекцион һәм 5 кадет мәктәбе, 379 балалар бакчасы, 115 объектта функциональ зоналар булдырылды. Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, мәгариф объектларын яңарту Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Моннан тыш, 2020 елда 16 яшүсмерләр клубының матди базасын төзекләндерү һәм ныгыту планлаштырылган. 9 ноябрьгә өч объектта эшләрне тәмамларга калган. Программаны гамәлгә ашыру 5 ел эчендә республикада барлыгы 141 яшүсмерләр клубы ремонтланган. ТР яшьләр үзәкләре биналарын (корылышларын) капиталь ремонтлау һәм матди базаны ныгыту программасы буенча эшләр 2 объектта алып барыла, өч объектта эшләр тәмамланган. Әлеге программаны тормышка ашыру 2 ел эчендә яшьләр үзәкләренең алты бинасы ремонтланган. Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары шулай ук хәбәр иткәнчә, ремонт эшләре барлык балалар сәламәтләндерү лагерьларында да тәмамланган. «Мәдәният» линиясе буенча 2020 елда Татарстан Республикасының 37 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 30 объектта ремонт тәмамланган, җиде объектта эшләр дәвам итә. Программаны гамәлгә ашыруның 5 ел эчендә барлыгы 153 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланган. Татарстан Республикасы авыл җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Әлеге программаны тормышка ашыруның 4 ел эчендә барлыгы 189 бина ремонтланган.