ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин социаль өлкә объектларына капремонт программалары барышы турында хәбәр итте

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Әйтик, агымдагы 2020 елда республикада капиталь ремонт программасына 1 066 күп фатирлы торак йорт кертелгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 765 йортта эшләр тәмамланган. Шуларның 424е Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән.

Бүгенге көндә социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча берничә программа төгәлләнгән инде. Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт ясау программасы (37 объект ремонтланган), мәдәният тармагы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау (8 объектта эшләр тәмамланган), 21 спорт объекты, 7 балалар сәламәтләндерү лагеры, 5 яшьләр үзәге, 7 муниципаль архив бинасы капиталь ремонтландган. Шулай ук урманчылыклар биналарына (14 объект) капиталь ремонт тәмамланган.

«Мәгариф» тармагында гамәлдәге дүрт программа буенча 478 объект ремонтлана.

Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы буенча бары тик 2 объект буенча гына эшләрне тәмамларга калган. Программага барлыгы 87 балалар бакчасы кертелгән.

17 ресурс үзәгенең 4се эшләнеп бетмәгән әле.

Уку корпусларын һәм тулай торакларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында ике объект тәмамланган; бер объектта эшләр әле дәвам итә.

Җылы бәдрәфләрне ремонтлау программасы буенча 193 объектта эшләр тәмамланган, программа 85%ка үтәлгән.

«Сәламәтлек саклау» тармагында 2 программа гамәлгә ашырыла. 23 объектта ремонт планлаштырылган.

Әйтик, сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләрне сигез объектның берсендә тәмамларга калган. Медицина стационарларының 9сы ремонтланган, шул ук вакытта 6 объектта эшләр дәвам итә.

Авыл хуҗалыгында 7 программа гамәлгә ашырыла. Болар – сыер абзарларын, ындыр табакларын, машина-трактор паркларын, яшелчә саклагычларын, кошчылык фермаларын, ат фермаларын капиталь ремонтлау программалары, шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы. Соңгы программа төгәлләнгән. Башка 6сы буенча эш уртача 93% ка башкарылган.

Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкәгә капиталь ремонт ясауның башка программалары турында да сөйләде. Аерым алганда, яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы тәмамланып килә. 13 объект ремонтланган инде, 3 объектта эшләрне тәмамларга калган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау дәвам итә. Программада өч объект бар, эшләр 1 объектта бара. Илкүләм гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау 8 объектта тәмамланган, 6сы әлегә эштә.

Социаль хезмәт күрсәтү биналарын капиталь ремонтлау программасына 37 объект кертелгән. Программаның зур өлеше башкарылган – 5 объектта эшләр бара.

2020 елда Татарстанның коммуналь комплексында инженерлык системаларын модернизацияләү буенча берничә мөһим программа гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта 4се – индивидуаль җылыту системасына күчү, урамнардагы утларны торгызу, республика бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштыру программалары, шулай ук халыкны чиста су белән тәэмин итү программасы тәмамланган.

Эштә бер программа калган – су бүлү системаларын модернизацияләү. Аңа 27 объект кертелгән, шуларның 21е буенча эшләр тәмамланган, 6 объектта эшләр график нигезендә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International