ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанның биш районы торакны файдалауга тапшыруның еллык планын үтәде

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Ел башланганнан бирле Татарстанда 2 млн. 367 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шуларның 117 мең кв. метры – соңгы айларда. Еллык планны үтәү 80%ка якын. Биш муниципаль район еллык планны тулысынча үтәгән. Бу – республиканың Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш районнары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 2020 елда республикада социаль-мәдәни объектлар төзү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү 9 программа кысаларында алып барыла. Хәзерге вакытта шуларның берсе «Спорт» тармагында төгәлләнгән инде, аның кысаларында 86 универсаль спорт мәйданчыгы, 7 чаңгы базасы һәм Зеленодольскта ябык футбол манежы төзелгән.

Балалар бакчаларын төзү программасы буенча 22 объект төзү каралган. 21 йортта эшләр тәмамланган. Тагын бер объект төзелеп бетү стадиясендә.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча агымдагы елда 51 башлангыч медик-санитар ярдәм объекты төзелә. 30 ноябрьгә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше тулысынча тәмамланырга тиеш. Шундый 43 объект бар, 37 ФАПта эшләр тәмамланган. 25 декабрьгә 7 амбулаториядән калган 3 амбулаторияне һәм гомуми практика табибының бер офисын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

«Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү» программасы буенча 7 объектның 3сендә эшләр тәмамланмаган әле. 4 райондагы биш объект "Силос-сенаж траншеяларын төзү" программасы буенча төгәлләнеп килә. Агымдагы елда барлыгы 79 шундый объектлар төзелә.

Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру кысаларында программага 62 объект кергән, шуларның 36сы инде файдалануга тапшырылган. 25 объектта эшләр тәмамланып килә. Моннан тыш, эшләр Кече шәһәрләр конкурсында җиңгән 3 объектта да алып барыла. Әлеге юнәлеш кысаларында Мамадыш шәһәрендә бер объект файдалануга тапшырылган.

«Мәдәният» тармагында 12 авыл клубы төзү планлаштырыла. Программа паспорты нигезендә эшне август ахырында төгәлләргә кирәк иде. Әмма әлегә кадәр 4 объект тапшырылмаган. Министр срокларын өзгән муниципаль берәмлекләр башлыкларын эшләр барышын контрольдә тотарга һәм кыска вакыт эчендә аларны тәмамларга чакырды.

Авыл җирлекләре советларының 11 бинасының 7сен төзү дәвам итә.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктларын төзү кысаларында программаның паспортында каралган барлык объектлар да - 21 объект та эшли.

Министр Татарстанда торак төзелеше барышы турында аерым сөйләде. Хәзерге вакытта социаль ипотека программасы кысаларында 2 мең 631 фатирлы 90 йорт файдалануга тапшырылган. 40 йорт төзелеше дәвам итә. Шулардан 35 объект әзер диярлек, 5се уртача әзерлектә.

2020 елда инвестицион торак төзелеше программасы буенча, план нигезендә, 177 күп фатирлы йортны файдалануга тапшырырга кирәк иде. Бүгенге көндә 133 күп фатирлы йорт тапшырылган, ягъни еллык планның 70%ы. Калган 44 йорт әзер диярлек.

Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык планның 93% ы үтәлгән яки 9,9 мең йорт файдалануга тапшырылган.

Дәүләт ярдәме программалары буенча гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итүгә килгәндә, министр сүзләренчә, күп балалы гаиләләргә торак бирү буенча еллык план тулысынча үтәлгән. Барлык 46 гариза бирүче торак өчен сертификатлар алган.

Агымдагы елда торак өчен 47 яшь гаилә субсидия алырга тиеш. 21 ноябрьгә аларның 46сына субсидия бирелгән.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр тарафыннан 23 сертификат рәсмиләштерелгән, шуларның 19ы тормышка ашырылган инде. Барлыгы 24 кеше.

Ятим балаларга торак бирү программасы буенча 2020 елда 600 гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Дәүләт торак фонды һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында 584 бина килештерелгән. Шулардан 304 сатып алучы белән наем килешүе төзелгән, 104 торак бинага Дәүләт торак фонды тарафыннан милек хокукы теркәлгән, 92 торак бина сату алды әзерлеге уза, төзелеп килүче йортларда 84 торак урын бар.

Азакта Марат Айзатуллин төзелештә хезмәтне саклау вәзгыяте турында хәбәр итте. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан ел башыннан 2 мең 337 тикшерү уздырылган. 566 тәртип бозу ачыкланган, шуларның 529ы бетерелгән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре бу чорда 1 мең 227 тикшерү үткәргән. 128 карар буенча штрафларның гомуми суммасы 5 млн. 538 мең сум тәшкил иткән. Тагын 1 мең 521 оешма – үзлегеннән оешучы оешма тарафыннан тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International