Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) эшче һөнәрләренең региональ чемпионаты мәйданчыкларында ике компетенция буенча булды - «Балта эше (юниорлар)» һәм «Җиһаз җитештерү (юниорлар)». Ярышлар Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте территориясендә уза. Уку йорты директоры Җәмил Бакаев белән бергә министр остаханәләрне һәм уку кабинетларын карап чыкты, экспертлар һәм чемпионатта катнашучылар белән аралашты, шулай ук чараның оештырылуын бәяләде. Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирергә кирәк. «Балаларны барлык уңай башлангычларда да хуплап, без аларда актив тормыш позициясе формалаштырабыз. Шуны да онытмаска кирәк, яшьләрнең иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү турында кайгырту иртәгәсе көннең уңышлы нигезе булып тора. Бу, һичшиксез, ил прогрессына да өлеш». Шулай ук министр WorldSkills хәрәкәте үсеп килүче буынны профориентацияләүдә мөһим роль уйный, дигән фикерен белдерде. Аерым алганда, чемпионат һөнәри билгеләнешкә генә ярдәм итеп калмыйча, үсеш өчен уңай мотивация мохите дә тудыра. Ул конкурсантларга беркайчан да үсештә тукталып калмауларын һәм нәрсәгә дә булса яңа укуларын, яңа уңышларга ирешүләрен теләде.
Төзелеш министрлыгы башлыгы чемпионатның катнашучылар тормышында мөһим вакыйга булачагына һәм аларга бәяләп бетергесез тәҗрибә китерәчәгенә ышаныч белдерде. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның ноябрь – декабрь айларында республикада 2020/2021 еллардагы чемпионат циклында Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты уза. Агымдагы Чемпионат циклында ярышлар 238 компетенция буенча узачак: «Ворлдскиллс» («16-22 яшь») 143 компетенция буенча һәм «Ворлдскиллс юниорлар» («16 яшь һәм яшьрәк») 95 компетенция буенча. Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалында катнашачаклар.