Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты мәйданчыкларында өч компетенция буенча булды - «Архитектура», «BIM мәгълүмати модельләштерү технологияләре» һәм «Төзелеш җитештерүен оештыру». Ярышлар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты территориясендә уза. Министр урынбасары конкурсантларның биремнәренең үтәлеше белән танышты, шулай ук остазлар һәм экспертлар белән аралашты. Юрий Аляшев билгеләп үткәнчә, «Ворлдскиллс» хәрәкәте эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә генә түгел, ә сыйфатны, үзебезнең һөнәри белемнең конкурентлыгын арттыруга да ярдәм итә. Ул барлык катнашучыларга да лаеклы чыгыш ясауларын һәм үзләренең югары осталык дәрәҗәсен күрсәтүләрен теләде.