«Салават Күпере» торак комплексында 302 фатирлы 1-6 номерлы йорт ЯТБ алды. Йорт социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзелгән. Объект ЯТБ алды. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 300 дән артык гаиләне көтеп алынган фатирларга күчерергә мөмкинлек бирәчәк. 19 катлы бинаның гомуми мәйданы 25,6 мең кв.метр тәшкил итте. Йорт территориясе төзекләндерелгән - балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары каралган, агачлар һәм куаклар утыртылган.