Республика Төзелеш Министрлыгында 2019 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2020 елның 11 декабре, җомга

Мактау дипломнарын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды. «Еллык эш күләме 500 млн сумнан артык булган махсуслаштырылган монтаж оешмалары» номинациясендә «Түбән Кама «Центромонтажавтоматика» предприятиесе» ҖЧҖ җиңүче дип табылды. «Еллык эш күләме 50 млн. сумга кадәр булган төзелеш оешмалары» номинациясендә «Төзелеш материаллары комбинаты» ҖЧҖ (Арча шәһәре) бүләкләнде. «Еллык эш күләме 500 млн сумнан артык булган төзелеш оешмалары» номинациясендә «Грань» компаниясе (Казан) җиңүче булды. Чара ахырында министр урынбасары бүләкләнүчеләргә әлеге тематикага зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да нык сәламәтлек теләде. Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелә. Конкурсның төп максатлары арасында-эш урынының куркынычсызлыгын тәэмин итүче шартларны пропагандалау, сәламәтлек һәм эшкә сәләтлелекне саклау, төзелеш өлкәсендә производствода имгәнүләрне профилактикалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International