Татарстанда ясалма бозлы ике ябык шугалак ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Лаеш шәһәрендә һәм Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә төзелгән яңа боз ареналары бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең Проект документларының туры килүе турында уңай бәяләмә алды. Ике ябык шугалак типик проект буенча төзелгән. Спорт объектларының һәркайсында ясалма бозлы шугалак урнашкан, ул хоккей, фигуралы шуу, шулай ук массакүләм шуу өчен билгеләнгән. Бинада шулай ук 25 кешегә исәпләнгән киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, тимераяклы прокат ботинкаларын саклау, бирү һәм киптерү бүлмәләре, санузеллар каралган. ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов карары нигезендә республикада ябык йөзү бассейннары, боз сарайлары һәм универсаль спорт заллары төзү программасы тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International