Объектны РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзеделәр. Бүген Саба районының Шәмәрдән авылында Мәктәп урамы, 2А адресы буенча урнашкан 12 фатирлы торак йортка күчү булды. Яңа фатирларда социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар яшәячәк. Бер подъездлы йорт гомуми мәйданы 815,5 кв. метр булган өч торак каттан тора. Барлык фатирларда да ремонт ясалган-алар тулысынча яшәү өчен әзер, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе счетчиклары, шулай ук шәхси җылыту казаннары белән җиһазландырылган.