ТР Төзелеш Министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясадылар

2020 елның 25 декабре, җомга

Конкурс 2007 елдан башлап ел саен җиде категориядә үткәрелә. Бүген республика Төзелеш Министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров ТР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай итеп, конкурс комиссиясе әгъзалары карары буенча, «100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Яр Чаллы шәһәре алды, Әлмәткә икенче урын бирелде, Түбән Камага өченче урын бирелде. «45-100 мең кеше яшәгән торак пунктлар» категориясендә жюри беренче урынны Бөгелмәгә бирде, икенче урынны - Алабугага, Чистай шәһәре өченче урынны алды. «30 меңнән алып 45 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Азнакай шәһәренә бирделәр, икенче урынны Нурлат шәһәре алды. «15 меңнән 30 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Баулы алды, икенче урын Мамадыш шәһәренә бирелде, өченче урын Кама Аланына бирелде. «5 меңнән алып 15 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урын өчен диплом Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы поселогы тапшырылды, икенче урынны Ютазы районының Урыссу штп, өченче урынны Балык Бистәсе алды. «1 меңнән 5 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Мамадыш муниципаль районының Красная Горка авыл җирлегенә бирделәр, икенче урынны Иннополис шәһәренә, өченче урынны Биектау районының Бөреле авыл җирлегенә бирделәр. «1 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урын өчен диплом Мамадыш муниципаль районының Сон авыл җирлегенә бирелде, икенче урын Кукмара муниципаль районының Янил авыл җирлегенә бирелде, өченче урын Нурлат районының Би күле авыл җирлегенә бирелде. Исегезгә төшерәбез, хисап елында торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору эшләре уңышлы башкарылган торак пункт конкурста җиңүче дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International