ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 54 млрд. сум күләмендә 50 дәүләт программасы гамәлгә ашырылган

2020 елның 26 декабре, шимбә

Тәмамланып килүче елда республикада 9 тармакта 50 дәүләт программасы гамәлгә ашырылган. Аларның гомуми күләме - 54 млрд. сумнан артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты

Торак тапшыру мәсьәләсе буенча Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2020 елда Россия Төзелеш Министрлыгының төзәтелгән күрсәткечләре кысаларында 2 млн 680 мең 100 квадрат метр торак төзелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 4 мең 600 кв.метрга күбрәк.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 605 гаилә торак шартларын яхшыртты. 2020 елга план буенча барлыгы 716 гаилә исәпләнә. Ятим балаларга торак бирү буенча барлык 600 торак бина Дәүләт торак фонды тарафыннан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырылды. Программаның 489 катнашучысы найм килешүе төзегән инде. Калган 111 торак алучы аларны ел ахырына кадәр төзиячәкләр.

Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында аерым сөйләде. Татарстанлыларның социаль иминлеге ягыннан иң мөһимнәрдән берсе - "Мәгариф" тармагында тормышка ашырыла торган программалар. 2020 елда мондый программалар бишәү булган. Узып баручы елда 463 мәгариф объекты капиталь ремонтланды һәм 22 яңа балалар бакчасы төзелде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә ике программа тормышка ашырылган. 43 ФАП һәм 7 табиб амбулаториясе төзелде, Биектау районында гомуми практика табибы офисы төзелеп килә. 14 медицина стационары ремонтланды. Программалар белән барлыгы 85 сәламәтлек саклау объекты колачланган.

«Яшьләр сәясәте» өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган өч программага 35 объект кертелгән. Бүгенге көндә 13 балалар сәламәтләндерү лагере төзелде, реконструкцияләнде һәм ремонтланды. 5 яшьләр үзәге һәм 15 яшүсмерләр клубы капиталь ремонтланды.

«Спорт» тармагында ике программа тәмамланган. 86 универсаль спорт мәйданчыгы, 6 модульле чаңгы базасы һәм ябык футбол манежы төзелде. Капиталь ремонт программасы буенча аңа кертелгән 23 объект тулысынча ремонтланган.

Авыл хуҗалыгында 9 программа тормышка ашырылган - ике төзелеш һәм 7 капиталь ремонт программасы. Барлыгы-502 объект.

«Мәдәният» тармагында 3 программа гамәлгә ашырылган. 12 авыл клубы төзелде. Капиталь ремонт программасы кысаларында мәдәни билгеләнештәге 37 объект һәм 8 мәдәният учреждениесе ремонтланды.

Моннан тыш, 140 объект башка социаль программалар кысаларында төзелгән яки ремонтланган. Аерым алганда, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 21 блок-модуль пункты һәм 11 җирлек советлары бинасы төзелде. Авыл җирлекләре Советларының 21 бинасы, 7 муниципаль архив, 14 урманчылык бинасы, 37 социаль хезмәт күрсәтү бинасы, Нацгвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең республика идарәсе 14 объекты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы 2 бина капиталь ремонтланды.

2020 елда «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыру дәвам итте. 12 мәгариф объекты җайлаштырылган, шул исәптән 5 мәктәп, 5 балалар бакчасы һәм ике өстәмә белем бирү объекты.

2020 елда торак-коммуналь хуҗалык тармагын камилләштерү буенча системалы эш дәвам ителде. Биредә 8 программа тормышка ашырылган. Алар арасында иң зурысы-күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы. Аның финанс күләме 6 млрд 473 млн сум тәшкил итә. 2020 ел программасына 1 мең 63 йорт кертелгән. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан барлык йортлар да кабул ителде.

2020 елда республикада инженерлык системаларын модернизацияләүнең 5 программасы гамәлдә, алар кысаларында 153,5 км суүткәргеч челтәр, 28 су башнясы, 21 артезиан скважинасы, 14 км газүткәргеч төзелгән. 65 социаль билгеләнештәге объектларда 138 Казан, 537 торак пунктта 12 мең 715 яктырткыч, 252 км үзлегеннән изоляцияләнгән үткәргеч алмаштырылган. 1 мең 353 фатир индивидуаль җылытуга күчерелгән. 26 су бүлү объекты һәм канализация челтәрләре ремонтланды.

Шулай ук 2020 елда Татарстанда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча масштаблы чараларны гамәлгә ашыру дәвам итте. 61 иҗтимагый киңлек объекты төзекләндерелде. Программа төгәлләнде.

2019 һәм 2020 елларда кече шәһәрләрдә җиңүчеләр конкурсы кысаларында Мамадыш, Баулы, Зәй һәм Лаеш шәһәрләрендә 4 объект төзекләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International