2020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү буенча лидерлар рәтендә

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан алданган өлешчеләргә ярдәм күләме буенча лидерлар рәтендә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.

Беренче вице-премьер билгеләгәнчә, Татарстан Президенты ярдәмендә республикада алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү буенча планлы эшләр алып барыла. “2020 елда бу эш дәвам итте. Республика программасы буенча 398 алданган өлешченең хокуклары кире кайтарылды, 990 млн сумга 7 проблемалы йорт тапшырылды”, - дип хәбәр итте ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, эшләрнең төп күләме берничә төзүче оешма өлешчеләре тирәсендә барды. Сүз “Свей”, “Фон”, “Стройком” компанияләре турында бара. 2021 елда әлеге фирмаларның өлешчеләре проблемасы тулысынча хәл ителәчәк, дип ышандырды ул.

Ул ел азагына Татарстандагы барлык проблемалы объектларны төзеп бетерү бурычы куелуына басым ясады.

Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәме белән фатир бирүне чикләү ихтималы федераль дәрәҗәдә карала.

Бу турыда Татарстанның Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков белдерде.

“Билгеле булганча, проблемалы объектларда еш кына күп фатирлар инвесторларныкы. Алар я юридик затлар, я алга таба сату өчен торак алган кешеләр”, - диде спикер.

“Проблемалы объектларны төзеп бетерү өчен бюджет акчасы тотылу сәбәпле, гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү һәм өлешчеләргә чикләнгән күләмдә фатир бирү варианты федераль дәрәҗәдә карала”, - дип өстәде Иван Новиков.

Аның фикеренчә, әлеге мәсьәлә кертемнәрне иминләштерү схемасы кебек эшләргә тиеш. Ягъни, ул өлешчегә ярдәм нигезендә тапшырылырга тиешле мәйданны билгеләп, калган өлешен эшмәкәрлек рискы буларак бәяләүне күздә тота.

Бүгенге көндә республикада күп фатирлы йортларның 41%ы эскроу-счетларсыз төзелә.

Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

“Бездә төзелеш мәйданының 41%ы иске кагыйдәләр буенча төзелә. Бу – 800 мең кв. метр тирәсе. Калган 59%ы эскроу-счетлар белән проект финанславы аша төзелә”, - дип билгеләде ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, проект финанславыннан башка төзелгән биналар да республика хакимияте контролендә тора. Ул Татарстанда киләчәктә алданган өлешчеләр проблемасы килеп чыкмас дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International