Марат Айзатуллин: торак төзелеше күләме буенча тармак ирешелгән күрсәткечләрне саклап кала алды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Сәид Галиев исемендәге Мәдәният йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, «ТКХ реформалауга ярдәм фонды» ДК директоры Константин Цицин катнаша. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин министрлыкның 2020 елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм агымдагы елга өстенлекле бурычлар турында сөйләде. Үзенең сәламләү сүзендә ул 2020 елның бөтен икътисад өчен җитди сынау булуын искәртте. Һәм мондый шартларда федераль, төбәк һәм җирле хакимият органнарының җайга салынган, бердәм эшләве ни дәрәҗәдә мөһим. «РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча эш төркеменең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге эш төркеме һәм Марат Шакирҗан улы Хөснуллин рәислегендә төзелеш тармагына ярдәм итү буенча региональ үсеш штабы утырышы нәтиҗәсе булып, 2020 елга нәтиҗәләрне билгеләгән һәм алга таба үсеш өчен нигез салган карарлар эшләү торды», - дип билгеләп үтте министр. Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, пандемия вакытында төзелешне туктатмау карары нигезендә, ирешелгән күрсәткечләрне саклап кала алдык. Узып баручы елда 2 млн 680 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Аерым алганда, социаль ипотека программасы буенча 153 йорт яки 216,5 мең квадрат метр төзелгән. Шәхси торак төзелеше кысаларында гомуми мәйданы 1 млн. 452 мең квадрат метр булган 11 мең йорт. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, торак базарында тотрыкландыруда еллык 6,5% буенча федераль ташламалы ипотека программасы төп роль уйнаган. «Республикада узган ел эчендә 10 мең 492 ташламалы кредит бирелгән. Шәхси торак төзелеше базары өчен 3% ставкасы белән авыл ипотека программасы нәтиҗәле чара булды, аның буенча Татарстанда 1 мең 639 кредит рәсмиләштерелде», - диде Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International