ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 31 маенда ТР Прокуратурасы белән килештерелгән, “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән тикшерү барышында Болгар ш. Шеронов урамы буенча 20 санлы күпфатирлы торак йортны һәр яклап карау нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ консультанты тарафыннан Федераль төзелеш агентлыгының 27.09.03. № 170 Карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын күпсанлы бозу очраклары ачыкланды, әйтик, фундамент күперчекләре бозылган, торак йортның цоколь өлешендә тышкы өлеше һәм кирпеч өеме җимерек, чорма һәм подвал биналары чүп-чар белән тулган, баскыч мәйданнарында тәрәзәләр һәм подъездларга керү ишекләре төзек түгел, җилләткечләрнең терәк торбалары массакүләм җимерек, электр җайланмалары тиешенчә файдаланылмый.

РФ Президенты 2016 елның  16 май көне үткәрелгән социаль-икътисади үсеш максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Комиссия Утырышында билгеләнгән Россия Федерациясе халкынына региональ һәм муниципаль идарә органнарының төзелеш, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә эшләре турында  тулы мәгълүмат бирү максатына таянып ачык мәгълүмат агентлыгы "Россия Яңалыклары" һәм"Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе РФ стратегик проектлары һәм 2016 ел субъектларының программалары буенча "Россия һәм төбәкләре" исемендәге җыелма яңалык күзәтү формалаштыра.

Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн. 926 мең сумга 150 карар чыгарылган.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International