Болгар ш. “Шеронова 23” ТМШ рәисен торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

2016 елның 31 маенда ТР Прокуратурасы белән килештерелгән, “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән тикшерү барышында Болгар ш. Шеронов урамы буенча 20 санлы күпфатирлы торак йортны һәр яклап карау нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ консультанты тарафыннан Федераль төзелеш агентлыгының 27.09.03. № 170 Карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын күпсанлы бозу очраклары ачыкланды, әйтик, фундамент күперчекләре бозылган, торак йортның цоколь өлешендә тышкы өлеше һәм кирпеч өеме җимерек, чорма һәм подвал биналары чүп-чар белән тулган, баскыч мәйданнарында тәрәзәләр һәм подъездларга керү ишекләре төзек түгел, җилләткечләрнең терәк торбалары массакүләм җимерек, электр җайланмалары тиешенчә файдаланылмый.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау буенча ачыкланган кагыйдә бозу очраклары “Шеронова 23” ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ эш ачуга сәбәп булды.

ЧЗТИ башлыгы карары белән “Шеронова 23” ТМШ рәисе гаепле дип танылды һәм РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган җитешсезлек очракларын бетерү өчен “Шеронова 23” ТМШ адресына күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International