2027 елда төзекләндерү өчен өстенлекле объектларны сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүе дәвам итә. 4 май мәгълүматларына караганда, Татарстанда 203 мең кеше үз тавышын биргән.
Татарстанда 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәр муниципаль район һәм шәһәр округында тәкъдим ителгән 178 объектның берсен сайлый ала. Территорияләр исемлеген парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар һәм скверлар тәшкил итә. Ул җирле администрацияләр белән берлектә, шәһәр төзелеше анализы нәтиҗәләре һәм алдагы еллардагы тавыш бирүләр нәтиҗәләре исәпкә алып формалаштырылган. Шулар арасында 20 җәмәгать урыны «Дәүләт хезмәтләре» порталында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча кертелгән.
Республикадагы теләсә кайсы районда бер җәмәгать урынын сайлап тавыш бирү мөмкинлеге zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында бар.
Бөтенроссия онлайн тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы кысаларында илкүләм проектлар составындагы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нигезендә уза.
Фото: 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Яр Чаллыда төзекләндерелгән «Яшьләр» паркы