Татарстанда 14 спорт объекты төзү планлаштырыла

2026 елның 1 мае, җомга

Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Лениногорск, Алексеевск, Чүпрәле һәм Теләче районнарында 4 ябык футбол манежы төзелеше буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 14% тәшкил итә.

6 универсаль спорт мәйданчыгының икесе буенча — Чүпрәле һәм Менделеевск районнарында — подрядчылар эшләрне башлаган. Гомуми үтәлеш 3% дип бәяләнә. Калган объектларда эшләр майның беренче яртысында башланачак.

3 боз аренасы төзелеше 18% ка башкарылган.

Иң зур спорт объекты — Казандагы Футбол үсеше үзәге — 71% ка әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International