Яр Чаллыда 31 нче микрорайонның инженер челтәрләрен капиталь ремонтлау дәвам итә. Эшләр 2025 елда илкүләм проектлар составындагы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында башланган. Ул вакытта 1,2 км канализация челтәрләре алыштырылган һәм 30 тимер-бетон коесы урнаштырылган.
Агымдагы елда озынлыгы 770 метр булган участокта полиэтилен канализация торбалары салу һәм 16 кое урнаштыру планлаштырыла. Гомуми үтәлеш 85% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Инженер челтәрләре баш идарәсе мәгълүматлары буенча, корыч торбаүткәргеч 1972 елда файдалануга тапшырылган һәм аның тузуы 90%ка якын. Шуңа күрә монда берничә тапкыр аварияләрне бетерү эшләре башкарылган.
Проект буенча әлеге участоктагы эшләр август аенда тәмамланачак. Объектны гамәлгә ашыру микрорайонда яшәүче 5478 кешегә сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.
Искәртеп узабыз, агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Яр Чаллыда коммуналь инфраструктураның 15 объекты ремонтланачак.