Татарстанда 2,271 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган – гомуми план 72% ка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Коммерцияле төзелеш программасы буенча 808 мең кв. м мәйданлы 88 күпфатирлы йорт тапшырылган – бу планлаштырылган күләмнең 77% ы.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план үтәлеше 60% ка җиткән – гомуми мәйданы 90 мең кв. метрдан артык булган 34 йорт төзелгән. Шул исәптән 14 йорт – Саба районында, 4 йорт – Яшел Үзәндә, 3 йорт – Казанда, 2шәр йорт – Чаллыда, Алабуга һәм Чирмешән районнарында, 1әр йорт – Әлмәт, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Мамадыш һәм Тукай районнарында.
ИЖС программасы 69% ка гамәлгә ашырылган – 1,372 млн кв. м. торак файдалануга тапшырылган.