Марат Айзатуллин: төзелеш мәйданчыкларында ачыкланган 3381 хокук бозуның 3189ы бүгенге көнгә бетерелгән

2026 елның 10 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш мәйданчыкларында җитештерү травматизмы статистикасыннан докладын башлады.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Контроль-күзәтчелек органнары хезмәтне саклау нормаларын үтәү мониторингын дәвам итә. Ел башыннан үз-үзен җайга сала торган оешмалар вәкилләре 1528 тикшерү уздырган, шул исәптән 922се – төзелеш объектларына барып. Хокук бозучыларга карата 802 дисциплинар йогынты чарасы кулланылган», – диде министр.

Шул ук вакыт эчендә Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе 848 тикшерү оештырган һәм нәтиҗәләр буенча административ җаваплылык турында 337 карар чыгарган.

ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе белгечләре 1615 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән. 3381 хокук бозу очрагы ачыкланган, аларның 3189ы бүгенге көнгә кадәр бетерелгән.

Марат Айзатуллин төзелеш комплексы җитәкчеләренең игътибарын хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләрнең мәҗбүри үтәлүенә юнәлтте.

Фото: https://yandex.ru/images/search

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International