Татарстанда хәзерге вакытка 1,691 млн кв. метрдан артык торак төзелгән

2026 елның 1 мае, җомга

Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Торак тапшыру планы 53% ка үтәлде, 1,691 млн кв.мнан артык торак файдалануга тапшырылды», — диде Марат Айзатуллин.

Коммерцияле төзелеш программасы буенча гомуми мәйданы 655 мең кв.метрдан артык булган 75 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган, бу еллык күләмнең 63%ын тәшкил итә. Шул исәптән Казанда — 20 йорт, Яр Чаллыда — 15, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында — һәркайсында 11әр, Түбән Кама районында — 6, Лаеш районында — 5, Әлмәт һәм Алабуга районнарында — 2шәр, Әлексеевск, Арча һәм Буа районнарында — 1әр йорт тапшырылган.

Социаль ипотека программасы 38%ка үтәлгән. Агымдагы елга планлаштырылган гомуми мәйданы 150 638 кв.м булган 108 йортның 10сы төзелгән — бу 57 мең кв.метрдан артык. Шул исәптән Яшел Үзәндә — 4 йорт, Яр Чаллыда һәм Алабуга районында — 2шәр, Буа һәм Мамадыш районнарында — 1әр йорт тәмамланган.

Хосусый торак төзелеше программасы буенча план үтәлеше 49% ка җиткән — 978 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International