Халыкара икътисади форум кысаларында күчемсез милек күргәзмәсендә 46 Россия һәм чит ил төзелеш компаниясе катнаша

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә булды.

Күргәзмә «Казан Экспо» МВЦ павильоннарының берсендә 1574 кв. м мәйданда ачылды.

Россия, Төркия, Камбоджа Корольлеге һәм Төркмәнстаннан 46 төзелеш компаниясе 35 стенд тәкъдим итте.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин төбәкнең төзелеш комплексы турында мәгълүмат бирде.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, тулай төбәк продуктында Татарстанның төзелеш тармагы өлеше 7,3% тәшкил итә. 2025 елда «Төзелеш» эшчәнлек төре буенча башкарылган эшләр күләме 1,025 млрд сумнан артып китте, 3 515 000 кв. м торак файдалануга тапшырылды. Барлыгы 7 илкүләм проект, 48 республика, 4 дәүләт программасы һәм программадан тыш чаралар буенча узган елда 166,11 млрд сумлык 3910 объект гамәлгә ашырылган.

Агымдагы елда, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 50,06 млрд сумлык 3702 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Ел ахырына кадәр 3 175 000 кв. м торак төзү планлаштырыла, 12 майга шуның 1 785 029 кв. м тәмамланган.

Күргәзмәдә Татарстанның «Ак Барс Дом», «Ак Таш», «Суварстроит», «Унистрой», «СМУ-88», «АрсеналГидро», «Татэлектромонтаж», «Татлифт» һәм башка компанияләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International