Бүгенге көндә торакны файдалануга тапшыру планы 58% ка үтәлгән – 1 млн 840 мең кв. метрдан артык мәйдан файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 70% ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 725 мең кв. метрдан артыграк булган 80 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 38% ка үтәлгән. Быел төзелеп бетәргә тиешле 108 йортның 10 сы төзелеп беткән. Аларның гомуми мәйданы 57 мең кв. м.дан артык.
Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 61 мең кв.м. торак тапшырылган, ягъни планның 54% ы.