Актаныш районында капиталь ремонт буенча 8 322 335,28 сумлык; Тукай районында 26 726 581,06 сумлык һәм Минзәлә районында 20 274 731,96 сумлык эшләр төгәлләнде. Чаллы ЗТИ тарафыннан документларны кабул итү эше алып барыла.
Академик Парин урамында Мәүлетов урамыннан алып Сыртланова урамына һәм Җиңү проспектына кадәр 300 метр озынлыктагы урман посадкасы төзекләндерелде. Яшел зонада җәяүлеләр өчен сукмаклар, яктырткычлар, кече архитектура формалары, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде.