Чистай районында республика программасы буенча 15 күпфатирлы йорт төзекләндерелде. Төзүчеләр йорт эчендәге инженерлык системаларын һәм фасадны ремонтлаганнар, түбәне яңартканнар, яңа төтен чыгу юллары төзегәннәр. Фатирларның үзләрендә су үткәрү һәм канализация торбалары алыштырылган, электр энергиясе исәпләгечләре өчен яңартылган щитлар куелган. Узган елдагы кебек үк, йортларны капиталь ремонтлау буенча ныклы контроль алып барылды, – дип хәбәр итте Чистай зона торак инспекциясе начальнигы Николай Зубков. – Төп игътибарны башкарыла торган эшләрнең сыйфатына юнәлттек. Алдан киләсе елдагы исемлеккә 16 йорт эләгәчәк.