Буада мәктәп төзелеше дәвам итә

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Буада 766 млн сумнан артык финанслау белән мәктәп төзелеше дәвам итә.

Эшләр 2025 елда башланды. Проект буенча мәктәп ике катлы, гомуми мәйданы 5 931 кв. м булачак һәм 192 укучыга исәпләнгән.

Төзүчеләр бинаның фасадын җылыта һәм керамогранит белән тышлый, вертикаль планировка башкара, чорма ясый. Шулай ук монда җылыту, вентиляция һәм кондиционер системалары урнаштырыла. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 50% тан артып китә.

Фото ГИСУ РТ

Программа кысаларында заманча җиһазлар һәм мебель сатып алу, территорияне төзекләндерү дә каралган.

Алдан хәбәр ителгәнчә, агымдагы елда Татарстанда гомуми суммасы 7,54 млрд сум булган 7 гомуми белем бирү мәктәбе төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International