Татарстанда 2027 елда төзекләндерү планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында илкүләм проектлар составындагы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нигезендә уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр бара торган тавыш бирү барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.
Халык сайлавы нигезендә иң элек төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары исемлеге формалаша. Тавыш бирүгә республикадагы барлык муниципаль берәмлекләрдә урнашкан парклар, скверлар, яр буйлары һәм башка территорияләр тәкъдим ителгән.
Тавыш бирүнең төп принцибы – бер кеше бары тик бер генә тавыш бирә ала.
Тавыш бирү федераль цифрлы платформалар нигезендә оештырылган. Төп мәйданчык – «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы кире элемтә платформасы – «Бергә хәл итәбез». Әлеге сервис ярдәмендә тавыш биреп кенә калмыйча, конкрет муниципалитетта тәкъдим ителгән объектлар исемлеге белән дә танышырга мөмкин.
Моннан тыш, катнашуның өстәмә ысуллары да каралган. «Госуслуги. Волонтер» мобиль кушымтасы аша, шулай ук волонтерлар ярдәмендә тавыш бирергә мөмкин – бу формат аеруча «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунты булмаган гражданнар өчен уңайлы.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов билгеләп үткәнчә, гамәлдәге тавыш бирү системасы төрле куллану мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелгән һәм цифрлы рәвештә катнашуны да, волонтерлар ярдәмендә тавыш бирү мөмкинлеген дә тәэмин итә.
Катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунт аша керергә, муниципаль берәмлекне сайларга һәм тәкъдим ителгән объектлар исемлеге белән танышырга кирәк. Шуннан соң бер территория өчен тавыш бирергә мөмкин – система сайлауны автомат рәвештә терки һәм кабат тавыш бирү мөмкинлеген бирми.
Куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгән. Тавыш бирү «Дәүләт хезмәтләре» порталының сакланган инфраструктурасында уза. Персональ мәгълүматлар бары тик шәхесне раслау өчен генә кулланыла һәм процедура тәмамланганнан соң сакланмый.