Казанда Гагарин урамындагы 16 нчы клиник хастаханә бинасында капиталь ремонт бара.
Эшләр 1100 кв.м мәйданда алып барыла. Төзүчеләр бинаның фасадын ремонтлый, подвалдагы канализация системасын, кислород трассасын яңарта, биналарны эчке яктан бизәү эшләрен башкара. Башкару дәрәҗәсе 26% тәшкил итә.
Шулай ук хастаханәгә яңа технологик җиһазлар кайтарылачак.
Искәртеп узабыз, 2026 елда Татарстанда «Стационарларны капиталь ремонтлау» республика программасы буенча 16 муниципаль берәмлектә 25 объект яңартылачак. Моңа 2,8 млрд сумнан артык акча каралган.
Фото ГИСУ РТ