Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Ул искәртеп үткәнчә, 2027 елда беренче чиратта төзекләндереләчәк объектларны сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүе 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында илкүләм проектлар составындагы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нигезендә уза.
Тавыш бирүгә тәкъдим ителгән 178 җәмәгать урынының 20се гражданнар тәкъдиме буенча кертелгән. Алар – республикадагы барлык муниципаль районнарда, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан парклар, скверлар һәм яр буйлары.
Агымдагы елда тавыш бирү процедурасы Россия дәүләт хезмәтләре порталының кире элемтә платформасында һәм «Госуслуги. Волонтер» мобиль кушымтасы ярдәмендә волонтерлар аша уза.
Территорияләрне сайлау этапларында җәмәгатьчелекне җәлеп итү, шулай ук проектлау стадиясендә дә халык катнашын тәэмин итү республикада 2015 елдан бирле уңышлы кулланыла.
«Татарстан “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проектының башлангыч нигезен салды. Безнең тәҗрибәне Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы югары бәяләде һәм аны бөтен Россиягә таратырга тәкъдим итте, – дип ассызыклады Марат Айзатуллин. – 2018 елда конкурс башланган вакытка без инде җәмәгать урыннарын үстерү буенча җитди тәҗрибә туплаган идек, шуңа күрә җиңүчеләр саны буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып торабыз».
2015 елдан 2025 елга кадәр республикада барлыгы 441 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Алар республикадагы барлык муниципаль районнарда, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан. Гомуми финанслау күләме якынча 29 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән 14 млрд сумы федераль бюджеттан.
2026 елга федераль проект кысаларында якынча 2,5 млрд сумга 51 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.