Татарстанда 2022 елга торак тапшыру күрсәткече үтәлгән

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика һәм Федераль төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

 «Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан билгеләнгән 2022 елга Татарстан Республикасы буенча торак тапшыру максатчан күрсәткече 3 092 мең кв.метр күләмендә үтәлгән: ел ахырына Татарстан пландагы күрсәткечләргә карата планны 12,2% ка арттырып үтәде», - дип хәбәр итте Алексей Фролов.

Индивидуаль торак төзелешендә иң зур күләмнәр -2 млн 239 мең кв. м., күп фатирлы инвестицион торакта – 747 мең кв. м. социаль ипотека өлешенә 105,8 мең кв. м. тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International