ТР Әлки муниципаль районында дүрт спорт мәйданы төзелә. Ике мәйдан (волейбол, баскетбол һәм башка уеннар өчен) Базарлы Матакта, Мәдәният Йорты каршында һәм Түбән Әлки авылында төзеләчәк. Шулай ук, район үзәгендәге “Берёзка” балалар бакчасы һәм “Алина” универсаль спорт залы каршында ике мәйдан төзүкаралган. Хәзерге вакытта, подрядчы оешма “Строитель и К” ҖЧҖ һәм район үзәк оешмаларының эшчеләре тарафыннан, район мәдәният Йорты каршындагы мәйдан өчен нигез әзерләнелә.