Югары Ослан районында төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары турында фикер алыштылар

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Югары Ослан муниципаль районының Ключищи авылында төзелеш материаллары җитештерә торган предприятиеләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булды. Әлеге чара хезмәтне сакларга өйрәтә торган семинар белән бергә алып барылды.

Утырыш эшендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе В.С. Тимирязев, ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау Министрлыгы, хезмәт Дәүләт инспекциясенең ТР буенча бүлеге, дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе, үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар һәм башка ведомство вәкилләре, шулай ук төзелеш материаллары җитештерә торган предприятие җитәкчеләре катнашты. Утырышта катнашучылар, чара барышында,  хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының актуаль проблемалары турында фикер алышты, “ФОН” – Ключищинская керамика” ЯАҖ филиалының җитештерү участокларында булдылар, хезмәтне саклау буенча фильм карадылар, шулай ук “Төзелеш тармагында кулланыла торган заманча индивидуаль саклану чаралары” дип аталган күргәзмәдә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International