Бүген Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районы территориясендә мәгълүмат-консультация төркеменең авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә кабул итү чарасы булды. Чарада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.Р. Якупова да катнашты.
Министрлык һәм ведомстволарның белгечләре, күчмә кабул итү барышында, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үз ведомстволарында документлар әзерләү һәм рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар, законнар җыелмасындагы агымдагы үзгәрешләр турында сөйләделәр, һәр ведомство, эшчәнлегенә бәйле рәвештә, гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат тәкъдим итте.
Авыл халкы, белгечләргә, күрсәткән юридик хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Район башлыгы, шулай ук, мәгълүмат-консультация төркеме белгечләренә һәм, авыл халкына хокук ярдәме күрсәтү өчен районга үз хезмәткәрләрен җибәргән өчен, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.