Менделеевск шәһәрендәге Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган “Аммоний” ААҖ Комплекс төзелешендә Mitsubishi компаниясе җитештергән эре габаритлы җиһазларны монтажлау эшләре бара. Метанол җитештерә торган линиядәге технологик җиһазларны монтажлау эше тәмамланган. Монтажлау эше “СОПиГ” ГК ҖЧҖ Түбән Кама бүлекчәсенең йөк күтәрү техникасын кулланып, 750 тоннага кадәр йөк күтәрә ала торган 1iebherr фирмасы краннары белән башкарыла.
Бүгенге көндә, “Аммоний” ААҖ АМК Комплексы төзелешендә 2033 кеше эшли һәм 142 берәмлек техника кулланыла. Подрядчы оешмалар тарафыннан технологик торба үткәргечләрне монтажлау һәм бина һәм корылмаларның “нуленче циклларын” урнаштыру, шулай ук оператор һәм трансформатор подстанцияләренең технологик эстакадаларын урнаштыру эшләре эшләнелә.