“Компания Татглавснаб” АО президенты киңәшчесе Кадников Борис Александа улы үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтте. Озак еллар буе уңышлы эшләү дәверендә ул республика һәм илнең төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткән.
Борис Александр улы 1957 елда Урта Азиядәге политехник институтны тәмамлый, аннан соң Симферополь шәһәре һәм Кустанай өлкәсендәге төзелеш оешмаларында эшли. 1958-1959 елларда Казан оптико-механика заводының капиталь төзелеш бүлегендә өлкән инженер, 1959-1974 елларда участок башлыгы, СМУ инженеры, партком сәркатибе, Главтатстрой N 2нең идарә тресты булып эшли. 1974-1988 елларда, Борис Александр улы, КПСС Татар обкомының төзелеш бүлеге мөдире, 1989-1991 елларда “Татглавснаб”ның башлыгы, 1991-1993 елларда “Татглавснаб” компаниясенең генераль директоры була. Кадников Борис Александр улы,бүгенге көндә, горур рәвештә Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе исемен йөртә. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Миистрлыгы коллективы Борис Александр улын чын күңелдән бәйрәме белән котлый, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын гомер тели.