Кичә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин ике объектта – Азино-1 микрорайонында урнашкан балалар поликлиникасында һәм “Казань” Агросәнәгать паркында булды. Әлеге чарада, шулай ук, министр урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты.