Ютазы районында торак файдалануга тапшыру буенча 2013 ел прораммасының 80%ы үтәлгән

2013 елның 27 августы, сишәмбе

Район җитәкчелеге алдында сигез мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшыру бурычы куелган иде. Инфраструктуралы үсеш бүлеге мәгълүматлары буенча, файдалануга тапшырылырга тиешлеләр арасында индивидуаль йортлар да бар ( Тау асты, Байларово, Уруссу, Ютаза, Урал, Хөррият һәм Бәйрәки-Тамак торак пунктларында). Бәйрәки, Кече Уруссу, Каракашлы һәм Ютаза авылларындагы  дүрт йорт, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Моннан тыш, авылны социаль үстерү программасы буенча яңа индивидуаль йортлар төзелгән. Күп фатирлы йортларга килгәндә, ел ахырында Уруссу бистәсендәге 27 фатирлы ике йортны                 (Солнечный микрорайонында һәм аңа охшаган, Ленин урамы буенча урнашкан йорт)  файдалануга тапшыру планаштырыла. Солнечныы микрорайонында, Туймазы подрядчысы “ЭнергоСтройСервис” ҖЧҖ тарафыннан, тагын бер күп фатирлы йортны төзү эшләре дәвам итә, әлеге йортны киләсе елда тапшыру планлаштырыла.

Капиталь ремонт программасына килгәндә, районда ремонт эшләре тәмамланган дияргә була. Искәртеп үтәбез, бу елны ремонт ясалырга тиешле йортлар исемлегенә җиде күп фатирлы йорт кергән. Шуларның дүртесендә комплекслы ремонт, өчесендә өлешчә ремонт ясалган. Гомумән алганда, район буенча, 2008 елдан алып бүгенге көнгә кадәр торак фондның 60 проценты ремонтланган. 70 күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау – киләсе елларның перспективалы бурычы, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктуралы үсеш буенча урынбасары Альберт Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International