20 августның 1 нче номерлы Акты нигезендәге 2013-2014 еллар яңа ягулык чорына әзерлек паспортын, беренчеләрдән булып, Түбән Кама су каналы алды.
Бүген инде, киләсе ягулык чорына әзерлек кысаларында үткәрелгән, “ВК и ЭХ” ААҖ җәйге ремонт компаниясенең беренче нәтиҗәләрен ясарга була.
Кыска вакыт эчендә мөһим ремонт мәсьәләләре чишелгән: 95 үзәк җылылык пункты, 11 канализацион-насос станциясе әзерләнгән, гомуми озынлыгы 33 км булган суүткәргеч инженер челтәрләре ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм алыштырылган.